Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ял көннәрендә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил булачак
Алдагы ялларда Татарстан төньяк циклонның актив атмосфера фронты йогынтысына дучар булачак. Шунлыктан һава торышы сизелерлек начараячак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.
Иртәгә, 7 августта төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәргә мөмкин, ә явым-төшем көтелми. Тәүлекнең караңгы вакытында температура +13...+18 градус, якты вакытта +26...+ 31 градус булачак.
Шимбәгә каршы төндә, 8 августта, кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Көндезге сәгатьләрдә шулай ук боз явуы ихтимал.
Шул ук вакытта шимбә төне алдагысына караганда тагын да эссе булачак – +16дан +21 градуска кадәр. Көн исә, төбәкнең көнчыгышыннан тыш, бераз салкынрак булачак – +24...+29 градус (көнчыгышта – +32 гә кадәр).
Якшәмбе, 9 августта, Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Температура бераз түбәнәя: тәүлекнең караңгы вакытында +14...+19 градуска кадәр һәм якты вакытта +22...+27 градуска кадәр.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 10 августта, республика циклонның тыл өлешендә булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар ява, көндез 20-25 градустан да артык җылы булмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз