news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Татарстанда көндез температура +4 градуска кадәр төшәчәк

Ял көннәрендә Татарстанда температура фонының тагын да түбәнәюе көтелә. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә.

Пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көннәре — 19, 20 һәм 21 октябрьдә республикада яңгырлы һәм урыны белән юеш карлы болытлы һава торышы фаразлана.

19 һәм 20 октябрьдә һава температурасы төнге сәгатьләрдә 0..+3 градуска кадәр һәм көндезге сәгатьләрдә +4..+9га кадәр тәшкил итәчәк. 21 октябрьдә суыта: төнлә +3тән -2 градуска кадәр көтелә, көндез термометр баганалары +2..+7дән югары күтәрелмәячәк.

Якшәмбегә каршы төндә, 22 октябрьдә, төбәкнең көнчыгышында яңгыр һәм юеш кар рәвешендә аз күләмдә явым-төшемнәр сакланачак. Көндез явым-төшемнәр бик аз. Һава температурасы төнлә 0..-3 градус, көндез 0..+4 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 23 октябрьдә, чираттагы циклон башлану белән Татарстанда янә катнаш характердагы явым-төшемнәр булачак. Төнлә температура 0..-4 градус фаразлана, көндез +1..+6 градуска кадәр җылыта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100