news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы начарая: явым-төшем һәм көчле җил көтелә

Шимбә көнне Татарстанда яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил, ә якшәмбе карлы яңгыр көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә республикада һава торышының начараюы турында хәбәр иттеләр.

Билгеләп үтелгәнчә, пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә -4 градуска кадәр суытачак. Әмма көндез температура +8..+13 градуска кадәр күтәрелә.

Шимбә, 5 апрельдә температура көндезге сәгатьләрдә +9..+14 градус тәшкил итәчәк. Якшәмбе, 6 апрельдә исә термометрның терекөмеш баганасы көндез Татарстанның көнбатыш һәм төньяк районнарында +5..+10 градус, көньякта һәм көнчыгышта +11..+16 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot