Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ял көннәрендә Татарстанда һава температурасы нормадан 4-6 градуска югарырак булачак
Ял көннәрендә Татарстанда уртача тәүлеклек температура нормадан 4-6 градуска югарырак булачак. Бу хакта «Татар-информ» га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.
«Шимбә көнне Татарстанда температура +4тән +6 градуска кадәр булачак. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында термометр баганалары +7..++9га кадәр күтәреләчәк», - диде агентлык әңгәмәдәше. Шулай ук төбәктә бу көнне яңгыр явачак.
Якшәмбе көнне республикада явым-төшем көтелми. Көндез температура +3...+5 градус булачак.
Шимбә көнне Казанда шулай ук яңгыр көтелә, төшкә таба ул бераз көчәячәк, ә 19 сәгатьтән соң гына туктаячак. Көндез температура +5тән +7 градуска кадәр булачак.
Якшәмбе көнне шәһәрдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, әмма һава температурасы көндез +4...+6 градус тәшкил итәчәк.
«Шимбә көнне дә, якшәмбе көнне дә Татарстанда, шул исәптән республика башкаласында да, җил көнбатыштан исәчәк, әмма көчле түгел – секундына 1-3 метр тизлек белән», - дип билгеләде синоптик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз