news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ял көннәрендә Татарстанда көчле буран чыгачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, алдагы өч көндә –  10-12 декабрьдә республика территориясендә һава шартлары кисәк бозылыр дип көтелә.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстанда көчле буран һәм җил булыр дип фаразлана.

Дүшәмбе, 12 декабрьдә, кар һәм бозлы яңгыр көтелә, урыны белән буран булачак. Юлларда көчле бозлавык фаразлана, урыны белән кар көртләре җыелачак. Республика буенча температура 8 градустан түбән төшмәячәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә дә һава шартларының кисәк бозылуы хакында искәртәләр. Көчле җил вакытында өйдә калырга киңәш ителә. Урамда биек йортлар янында, реклама такталары һәм агачлар астында торырга кирәкми.

Буран вакытында торак пунктлардан читкә булган сәфәрләрне кичектереп торырга, юлда алдан уйланмаган маневрлар ясамаска кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot