Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ял көннәрендә Татарстанда -40 градус салкын булуы көтелә
Якын көннәрдә Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак. 9 һәм 10 декабрь төнендә һәм иртәсендә һава температурасы -30..-35 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән көнчыгыш һәм төньяк районнарда -40 градуска кадәр суытачак. Бу хакта республиканың Гидрометүзәгендә кисәтәләр.
Иртәгә Казанда аз болытлы һәм явым-төшемсез булачак. Төнлә һәм иртән һава температурасы -30..-32 градус тәшкил итәчәк. Көндез -22..-24 градус салкын көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Алдан фаразлау буенча, киләсе атна башында, 11 һәм 12 декабрьдә, салкын антициклон тәэсире сакланачак. Төнлә һәм иртән синоптиклар -25..-30 градуска кадәр суытырга мөмкин дип җиткерә, урыны белән -32..-37 градус булачак. Көндез термометр баганалары нульдән -22..-27 градус күрсәтәчәк.
Мондый аномаль-суык һава торышы 2002, 2009 һәм 2012 елларда декабрьнең 1 һәм 2 декадаларында күзәтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз