news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Татарстанда +30 градуска кадәр эссе булуы көтелә

Ял көннәрендә Татарстанда +30 градуска кадәр эссе булуы көтелә
Фото: © "Татар-информ"

Бу ялларда Татарстан халкын чираттагы температура рекорды көтәргә мөмкин. Синоптиклар вәгъдә иткәнчә, шимбә һава температурасы +25..+30 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җомга көнне көнбатыш циклонның җылы фронты йогынтысында урыны белән яңгыр ява, температура +23 градуска кадәр күтәрелә.

Шимбә көнне төньяк-көнбатыш циклонның җылы секторында төбәктә төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көндез +25..+30 градус тәшкил итә. Атмосфера фронты якын булу сәбәпле, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, җил тизлеге секундына 17 метрга кадәр көчәячәк, яшен булырга мөмкин.

Якшәмбе Татарстан аша салкын атмосфера фронты узган вакытта урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә, җил тизлеге көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр җитә. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус, көндез +17..+22 градус, көнчыгышта +27 градус тәшкил итәчәк.

Синоптикларның якынча фаразыннан күренгәнчә, дүшәмбе салкын фронт узганнан соң температура фоны сизелерлек түбәнәя – көндез температура +13..+18 градустан да югары күтәрелмәячәк, явым-төшем көтелми. 30 апрельдә кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез һава температурасы +14 градустан артмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100