news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Татарстанда -28 градуска кадәр салкын көтелә

Якын көннәрдә Татарстан антициклон йогынтысында булачак, шуңа күрә һава температурасы сизелерлек түбәнәячәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Шулай итеп, иртәгә синоптиклар -20 градуска кадәр салкынны фаразлый, ә шимбә көнне термометрның терекөмеш баганасы төнлә -16..-21 градуска төшәчәк, ә көндез -12..-17 градус фаразлана. Якшәмбе көнне тагын да салкынрак булачак: төнлә -19..-24 градуска кадәр (урыны белән -28 градус), шулай ук көндез -12..-17 градус салкын. Явым-төшем ихтималы аз.

Киләсе атнада һава торышы яңадан үзгәрәчәк. Якынча мәгълүматлар буенча, 5 һәм 6 декабрьдә төнлә -13..-18 градус, ә көндез -8..-13 градуска кадәр салкын көтелә. Моннан тыш, Татарстанның көнчыгышында бераз кар яварга мөмкин.

Синоптиклар билгеләп үткәнчә, якындагы 10 көндә һава температурасы республикада климат нормасыннан 4 градуска түбәнрәк булачак, ул республикада -7,4 градус тәшкил итә. Айлык температура да нормага сыешмаячәк һәм -1 градуска түбәнрәк булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100