Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ял көннәрендә Татарстанда +24 градуска кадәр җылытачак
23 сентябрьдә Татарстанда синоптиклар урыны белән томан фаразлый. Төнлә һәм иртә белән һава торышының начарлануы көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, иртәгә Казанда аязучан болытлы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр көтелә, һава температурасы +11 дән +13 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез 19-21 градуска кадәр җылытачак.
Шимбә көнне, 24 сентябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак. Төнге температура 9-14 градус җылы булачак. Көндез һава 19-24 градуска кадәр җылыначак, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәячәк.
Якшәмбе, 25 сентябрьдә, республика халкын аязучан болытлы һава торышы көтә. Төнлә термометр баганалары +7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез яңгыр һәм 13-18 градуска кадәр җылы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз