news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Татарстанда 20 градус салкын була

Алдагы көннәрдә Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак, әмма ял көннәрендә ул бераз йомшара. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәгә төнлә һәм иртән һава температурасы -32..-37 градус була, урыны белән термометр баганалары -41 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -25 градустан -30 градуска кадәр көтелә. Явым-төшем күзәтелми, талгын җил һәм бозлавык фаразлана.

11 гыйнварда төнге һәм иртәнге температура -29..-34 градуска җитәчәк, урыны белән -38 градус фаразлана. Көндез -17..-22, көнчыгыш районнарда -25 градуска кадәр була.

«Алга таба, 12-14 гыйнварда, һава агымнарының юнәлеше акрынлап үзгәрә — төньяк, төньяк-көнчыгыштан искән җил көнбатыш белән алмашыначак, салкыннар әкренләп йомшара», — дип искәртә синоптиклар.

Шулай итеп, 12 гыйнварда төнлә -19..-24 градус, көнчыгыш районнарда -28, ә көндез -10..-15 градус, көнчыгышта исә -19 градус булачак. 13 һәм 14 гыйнварда төнлә -15 градустан -20 градуска кадәр, көндез 10 градустан -15 градуска кадәр фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100