news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ял көннәрендә Татарстанда +17 градуска кадәр җылытачак

Республиканың Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, бүген, 30 сентябрьдә, Казанда аязучан болытлы булачак. Көндез явым-төшем көтелми, һава температурасы +10 дан +12 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Шимбә көнне, 1 октябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава фаразлана, явым-төшемсез. Төнлә 3 градустан 8 градуска кадәр җылы булачак, көндез һава 10-15 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.

Якшәмбе көнне, 2 октябрьдә, республикада шулай ук аязучан болытлы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр явачак һәм +4 тән +9 градуска кадәр, көнбатышта 12 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана. Көндез һава температурасы +12 дән +17 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot