Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ял көннәрендә Татарстанда +14 градуска кадәр җылыта
Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк. Республикада явым-төшем һәм көчле җил көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.
Республикада җомгадан шимбәгә каршы төндә бераз яңгыр көтелә. Һава температурасы +1 дән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 1 апрель көнне көндез явым-төшем ихтималы аз, синоптиклар секундына 15 метрга кадәр җил һәм +6...+11 градуска кадәр җылытачак дип вәгъдә итә.
2 апрельдә, якшәмбегә каршы төндә явым-төшем көтелми. Һава температурасы 0 дән +4 градуска кадәр булачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак, һава +9...+14 градуска кадәр җылыначак.
Дүшәмбе һәм сишәмбе, 3 һәм 4 апрельдә Татарстанда явым-төшем ихтималы аз. Төнге температура 0 дән +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез республика халкын +11...+16 градуска кадәр җылытачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз