Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ял көннәрендә ремонт эшләрен тыярга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутатлары Владислав Даванков, Сардана Авксентьева һәм Сангаджи Тарбаев Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Поповага якшәмбе һәм гомумроссия бәйрәм көннәрендә шау-шулы ремонт эшләрен тыю тәкъдиме белән хат юллаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта төбәкләр тавыш тыелган сәгатьләрне мөстәкыйль билгели. Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә ял көннәрендә ремонт эшләрен үткәрү рөхсәт ителә, бу кешеләрне тулы канлы ял итүдән мәхрүм итә. Депутатлар карар сыйфатында СанПинга үзгәрешләр кертергә, анда бөтен ил буенча бердәм стандартлар булдырырга, ял һәм бәйрәм көннәрендә тавышны тыюны да өстәргә тәкъдим итәләр.
Парламентарийлар фикеренчә, мондый төзәтмәләр тынлык турындагы төбәк кануннары өчен бердәм федераль ориентир урнаштырырга ярдәм итәчәк һәм гражданнарның бөтен ил территориясендә тулы канлы ял итү хокукын тигезләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз