news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Казанда 186 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Узган ялларда Казанда 186 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Өч очракта зыян күрүчеләр бар. Дүрт пассажир һәм ике машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, бу вакыт эчендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка 647 машина йөртүче һәм 150 җәяүле җәлеп ителгән.

84 кеше куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләренә игътибар итмәгән. 54 машина иясе җәяүлеләргә юл бирмәгән. Исерек хәлдә 18 машина йөртүче тоткарланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100