news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ял көннәрендә Зәңгәр күл төбенә Яңа ел чыршысы урнаштырачаклар

Казанлылар дайверлар белән чыршы урнаштыру чарасында катнаша ала.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). Якшәмбе, 24 декабрь көнне, Зәңгәр күл төбенә Яңа ел чыршысы урнаштырачаклар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дайверлар су астына чыршы төшергәнне тамаша кылырга гына түгел, ә нәкъ чыршыны урнаштыру чарасында катнашырга чакыра. Казанлылар дайверлар белән чыршыны урнаштыру чарасында катнаша ала.

Бәйрәм яр буенда да үткәреләчәк. Оештыручылар әйтүенчә, монда Кыш бабай, Кар кызы, Нептун һәм Су кызы да катнашачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot