news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ял көннәрендә Татарстанда юл һәлакәтләрендә 7 кеше үлгән

ТР ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, сентябрь башыннан алып республикада 14 кеше үлгән

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Азнакай районында булган юл һәлакәтендә 3 кеше үлгән. Һәлакәт 13.30 сәгатьтә Азнакай- Дүсем автоюлының 14 нче километрында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, «Дэу Нексия» автомобиле белән идарә итүче 1967 елгы ир-ат тиешле тизлекне сакламаган һәм каршы як полосага чыгып, 1948 елгы ир-ат идарәсендәге «ВАЗ-2106» автомобиленә бәрелгән. Ике шофер һәм икенче машинаның 1950 елгы пассажиры алынган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук үлгән.
Кичә Баулы территоиясендә тагын бер юл-транспорт һәлакәте булган. «Ауди» автмобилен йөртүче егет Казан-Оренбург трассасы буенча барганда, тиешле тизлекне сакламаган һәм идарә итә алмыйча кюветка төшеп киткән. Ул юл-транспорт һәлакәте вакытында куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Машина йөртүче алган тән җәрәхәтләреннән реанимациядә үлгән. 1981 елгы һәм 1988 елгы ике пассажир төрле җәрәхәтләр белән Үзәк район хастаханәсенә озатылган.
ТР ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, сентябрь башыннан алып республикада 14 кеше үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot