news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Татарстанда җылыта

30 гыйнвар көнне Татарстанда һава торышы үзгәрә, термометр баганасы -1 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ») Алдагы ялларда Татарстанда җылыта, термометр баганасы -1 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, һава торышы төньяк-көнбатыштан килә торган циклон аркасында үзгәрәчәк.

Шимбә, 29 гыйнварда, республика территориясендә әле салкынча һава саклана. Аз гына кар явачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә регионда 11 градустан алып 18 градускача суык саклана, аязганда температура -21 градуска җитәргә мөмкин.

Көндез -6, -12 градуска кадәр җылыта, дип белдерә синоптиклар.

Якшәмбе, 30 гыйнварда, циклон аркасында Татарстанда һава торышы үзгәрә. Төнлә термометр баганасы -9, -14 градусны, көндез исә -1,-6 градусны күрсәтәчәк.

Метеорологларның алдан фаразлавы буенча, алдагы атнаның дүшәмбесе һәм сишәмбесендә республика территориясендә «һава торышының циклонлы характеры саклана, вакыты белән кар ява». Моннан тыш буран һәм көчле җил көтелә. Төнлә температура -3, -8, көндез 3 градус суыктан 1 градус җылы булачак дип фаразлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100