news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Татарстанда явым-төшемнәр көтелми

Иртәгә Казанда аязучан болытлы һава, көндез 13-16 градуска кадәр җылыта

 (Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 12 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемнәрсез. Җил төньяктан, талгын. Төнлә 2-7 градус, урыны белән кырау булырга мөмкин, көндез 11-16 градус җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Иртәгә Казанда аязучан болытлы һава, көндез 13-16, төнлә 4-7 градус җылы булачак.

13 сентябрь, бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәр көтелми. Җил төньяктан, талгын. Төнлә 3-8, көндез 13-18 градус җылы булачак.

14 сентябрьгә каршы төндә республикада аязучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, салмак. Һава температурасы 3-8 градуска кадәр төшәчәк.                              

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100