news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ял көннәрендә Татарстанда буран көтелә

Юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булырга мөмкин.

Ял көннәрендә Татарстанда буран көтелә
Владимир Васильев

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Ял көннәрендә Татарстанда буран көтелә. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге җитәкчесе Сергей Захаров хәбәр итте.

«Төнлә бераз кар яварга мөмкин. Көндез республиканың көнбатыш районнарында кар яварга һәм буран булырга мөмкин. Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин», — дип сөйләде якындагы ялларга һава торышы турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге җитәкчесе.

Республиканың кайбер районнарында төнлә һава температурасы -22 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -14 градус булачак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булырга мөмкин.

Мондый һава торышы якшәмбе дә сакланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot