news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ял көннәрендә Татарстанда болытлы һава булуы һәм кар явуы көтелә

Шимбә көндез температура 4-9 градус, ә якшәмбе 1-6 градус салкын була

 (Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары ял көннәрендә болытлы һава булуы һәм кар явуы көтелә, дип вәгъдә итә.
Шимбә республика территориясенә көндез уртача температура 4-9 градус, Татарстанның төньяк-көнчыгышында 11 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Төнлә температура 9-14 градус, аязганда 18 градуска кадәр салкын булачак.
Якшәмбе Татарстан буенча көндез уртача температура 1-6 градус салкын, төнлә 6-11 градус, ә аязганда 15 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot