news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышының начараюы фаразлана

Шимбә һәм якшәмбе, 20 һәм 21 ноябрь көннәрендә, шулай ук дүшәмбе көнне, 22 ноябрьдә, урыны белән кар, юеш кар, буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Синоптиклар казанлыларга атна ахырына һава шартларының начараюы турында фаразлый.

Бүген Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак. Көндез 0-2 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Ял көннәрендә һәм киләсе атна башында Татарстан көнбатыштан авышкан тирән циклон йогынтысында калачак. Ул республика территориясенә мул явым-төшемле һәм көчле җилле җылы һава алып киләчәк. Юлларда бозлавык, урыны белән кар өемнәре һәм кар боткасы булачак. Бу чорда һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормадан 3-4 градуска югарырак булачак.

Шимбә һәм якшәмбе, 20 һәм 21 ноябрь көннәрендә, шулай ук дүшәмбе көнне, 22 ноябрьдә, урыны белән кар, юеш кар, буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы 0-6 градус, көндез +1 градустан -3 градуска кадәр тирбәләчәк.

Шимбә көнне атмосфера басымы интенсив рәвештә төшәчәк һәм кичен минимумга җитәчәк, ә якшәмбе көнне үсәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100