news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Татарстанда 29 градус җылы булачак

Киләсе атна башында республикада салкынча һава торышы көтелә.

Ял көннәрендә Татарстанда 29 градус җылы булачак
Владимир Васильев

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Алдагы ял көннәрендә Татарстанда һава температурасы +29 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу турыда Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Җомга һәм шимбә көнне төнлә +6..+13 градус җылы була. 29 майда көндез +21..+26 градуска кадәр җылытачак. 30 майда +24..+29 градус булачак. Явым-төшем көтелми.

Якшәмбе көнне бераз яңгыр, көндез яшен булуы көтелә, җил тизлеге секундына 15 — 20 метрга җитүе ихтимал. Төнлә температура +10..+15 градус була, көндез +21 градустан күтәрелми.

Киләсе атнада суыта башлый. Җәйнең беренче көнендә алмашынучан-болытлы һава көтелә. Төнлә +6..+11 градус, көндез +12..+17 градус булыр дип фаразлана.

Сишәмбе көнне бераз яңгыр көтелә. Төнлә +3..+8 градус, көндез +12..+17 градус була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100