news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Казанда атка атланып биетү һәм конкур кырында каршылыкларны сикереп чыгу буенча ТР Ачык Кубогы узачак

Мондый чара ат спорты мәктәбе гамәлдә булган дәвердә беренче мәртәбә үткәрелә.

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). 27, 28 нче сентябрь көннәрендә “Казан” Халыкара Ат-спорт комплексы территориясендә атка атланып бию күнегүләре ясау, ягъни дрессура һәм конкур кырында каршылыкларны сикереп чыгу ярышлары буенча ТР Ачык Кубогы узачак. Әлеге чараны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Республиканың ат спорты буенча балалар-үсмерләр мәктәбе оештыра. Мондый чара ат спорты мәктәбе гамәлдә булган дәвердә беренче мәртәбә үткәрелә.

Ярышларда Россиянең Пенза, Ульяновски, Самара, Киров, Оренбург өлкәләре, Коми Республикасы, Удмуртия һәм Татарстаннан 27 команданы тәкъдим итүче 88 спортчы, 90 ат катнашырга заявка биргән. Командалар иң яхшы спортчы һәм атларны – төбәк, Россия һәм халыкара ярышлар призерларын мәйданга чыгара.

Катнашучылар, яңа урынга ияләшер өчен, ярышларны уздыру урынына старт алдыннан бер атна алдан килгән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100