news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ял атнасында Казанның «Водоканал» оешмасы көчәйтелгән эш режимына күчте

Предприятиедә 1 мең кешене һәм 70 берәмлек техниканы эшкә җәлеп итәргә планлаштыралар.

Ял атнасында Казанның «Водоканал» оешмасы көчәйтелгән эш режимына күчте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Казанның «Водоканал» предприятиесе атна дәвамында көчәйтелгән режимда эшләячәк. Оешма 1 меңнән артык хезмәткәрне һәм 70 берәмлек төрле техниканы эшкә җәлеп итәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә эшлекле дүшәмбедә предприятиенең генераль директоры Андрей Егоров сөйләде.

«Предприятиедә көчәйтелгән эш режимы кертелде, 30 марттан 3 апрельгә кадәр эш көннәре дип игълан ителде. Вируслы йогышлы авыруларны профилактикалау режимы оештырылды», — диде ул.

Татарстаннан читкә чыккан хезмәткәрләр читтән торып эшләү режимына күчерелде, дип өстәде предприятиенең генераль директоры.

«28 марттан 5 апрельгә кадәр предприятие эшендә тәүлек саен 1 меңнән артык кеше эшли, шул исәптән авария-диспетчерлык хезмәтенең дежур персоналы һәм 70 берәмлек махсус техника белән тәэмин ителгән 16 авария бригадасы. Көтелмәгән хәлләр булган очракта, шул исәптән төнлә тагын дүрт бригада һәм 15 берәмлек техника җәлеп итү каралган, — диде Андрей Егоров.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot