news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Бүген төнлә Татарстан күгендә метеорлар агымының иң биек ноктасы узачак

12 августтан 13 августка каршы төндә Казан һәм төбәк өстеннән Персеид метеор агымының иң биек ноктасын күзәтергә мөмкин була. Яхшырак күзәтү өчен астрономнар кайбер тәкъдимнәрне үтәүгә игътибар итә һәм быел тулы ай комачаулавын билгеләп үтә.

«Персеид агымы – ул ел саен кабатлана торган матур тамаша, һәм әгәр мөмкинлек бар икән, әлбәттә, карарга кызык. Максимум нинди вакытка туры киләчәк, бик үк аңлашылмый - лотерея, бары тик бүгенге төн Персеид метеор агымының иң биек ноктасын вәгъдә итүе генә билгеле», – дип сөйләде «Татар-информ» га КФУ Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы доценты Роман Жучков.

«Мөгаен, иң биек нокта узган елларга караганда югарырак булмас, ягъни вау-шоу көтәргә кирәкми, һәм күзәтүләрне тулы ай катлауландырачак. Бүген төне буе тулы ай булачак. Ягъни фотога төшерсәң һәм күз белән карасаң, кызганычка, бары тик иң ачык метеорларны гына күрергә мөмкин булачак», – диде ул.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100