Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киләсе тәүлектә Татарстанда көчле җил һәм кар көтелә
29 гыйнварда төнлә һәм көндез республикада һәм Казанда кар һәм көчле җил фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Урыны белән җепшек кар, буран, күрү мөмкинлеге 500-1000 метрга кадәр начараю көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар өемнәре барлыкка киләчәк.
Начар һава торышы шартлары фаразлану сәбәпле, трассаларның аерым участоклары вакытлыча ябылырга, шулай ук транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелергә мөмкин.
Исегезгә төшерик, республикада 27 гыйнварның 15:45 сәгатеннән Алексеевск – Әлмәт түләүле трассасы ябылды. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен күрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз