Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Якындагы көннәрдә Татарстанда — 38 градуска кадәр салкынайтачак
Синоптиклар фаразлавынча, республика территориясендә аномаль салкыннар 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Соңгы көннәрдә Татарстан территориясендә аномаль салкын һава торышы урнашты. Киләсе атнадан һава температурасы тагын да төшәчәк.
Иртәгә Татарстанда бераз кар яварга мөмкин, ә төнлә һава температурасы урыны белән -31 градуска кадәр төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
21 һәм 22 февральдә салкын булачак. Төнлә һәм иртән 24-31 градус салкын фаразлана, урыны белән -37 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез һава температурасы -17…-24 градус булачак.
23 февральдә төнлә -30…-35 градус, ә кайбер урыннарда термометр баганасы -38 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -22…-27 градус булачак.
Моннан тыш, якынча фаразлар буенча, сишәмбе төньяк-көнчыгыштан секундына 8-13 метр тизлектә җил исәргә мөмкин. Бу температураның төшүен сиздертәчәк һәм өшү куркынычына китерәчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, республика территориясендә аномаль салкыннар 26 февральгә кадәр сакланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз