Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Якынча мәгълүматларга караганда, Татарстанда сайлаучыларның 70 проценттан артыгы тавыш биргән
Төгәлрәк нәтиҗәләр иртән билгеле булачак
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", Камил Әсадуллин). Бүген нәкъ 20.00 сәгатьтә V чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар тәмамланды.
Сайлау участоклары ябылгач та, тавышларны саный башладылар. Якынча мәгълүматларга караганда, Татарстанда сайлаучыларның 70 проценттан артыгы яки 2 миллионнан артык кеше тавыш биргән. Бу хакта журналистларга ҮСК рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белдерде.
Сайлаучыларның активлыгы турындагы мәгълүмат һәм беренче сайлау нәтиҗәләре иртән билгеле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз