news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк: җылы көннәр яңгырлы көннәргә алышыначак, температура төшүе дә көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген республиканың күпчелек районнарында явым-төшем көтелми. Көннең икенче яртысында һәм кичен атмосфера фронты Татарстанның көнбатыш районнарына якынлашачак, анда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин, боз явуы ихтимал. Көндез температура +23...+28 градус булачак.

4-5 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән көчле яңгырлар булыр дип фаразлана. Кайбер районнарда 4 сентябрьдә яшенле яңгыр явуы ихтимал, җил кыска вакытка 15-18 м/с ка кадәр көчәячәк. Төнлә температура +9...+14 градус, көндез +21..+26 градус булачак.

6 сентябрьдә республика аша салкын атмосфера фронты узачак. Тәүлек дәвамында яңгырлар көтелә. Төнлә температура +11...+16, көндез +18..+23 градус җылы булуы көтелә.

Якынча фаразлауларга караганда, 7-8 сентябрьдә Татарстанда болытлы яңгырлы һава торышы сакланачак. Көндез һава +15...+20 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot