news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якын киләчәктә Татарстан нейрохирурглары эпилепсияне хирургия ярдәмендә дәваламакчы

Казанда югары медицина технологияләренә өйрәтү Үзәгендә уза торган Бөтендөнья нейрохирурглар җәмгыятьләре Федерациясе Курсларында Татарстаннан да 35 нейрохирург белем ала

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Казанда югары медицина технологияләренә өйрәтү Үзәгендә уза торган Бөтендөнья нейрохирурглар җәмгыятьләре Федерациясе Курсларында Татарстаннан да 35 нейрохирург белем ала. Бу турыда бүген Курслар ачылышына багышланган матбугат конференциясендә сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов хәбәр итте.
Искә төшереп үтәбез, әлеге Курсларда җир шарының 11 иленнән 18 әйдәүче белгеч лекцияләр укый; Россия, Татарстан, Казахстан һәм Украинадан 200дән артык нейрохирург белемнәрен камилләштерә. Матбугат конференциясендә әлеге курсларның үзенчәлеге турында Казанга лекция укырга килгән кунаклар - Бөтендөнья нейрохирургия җәмгыятьләре Федерациясе президенты Peter M.Black (АКШ), федерациянең белем бирү һәм укыту комитеты рәисе Yoko Kato (Япония), Россия нейрохирурглары Ассоциациясе президенты, Н.Бурденко исемендәге нейрохирургия Институты директоры Александр Коновалов, Төбәкара клиник диагностика үзәгенең нейрохирургия юнәлеше җитәкчесе, профессор, медицина фәннәре докторы Валерий Данилов та катнаштылар.
Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, Татарстан белгечләренә әлеге курсларда тәҗрибәле белгечләрдән белем алырга, белемнәрен камилләштерергә, тәҗрибәне өйрәнеп, аны инде иртәгә үк үз эшендә файдаланырга зур мөмкинлек туа. “Без зур игътибарны белем бирүгә, белгечләргә стажировка узарга шартлар тудыруга бирәбез”, - дип басым ясап үтте ул.
Peter M.Black һәм Yoko Kato Казаннан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Алар фикеренчә, бүген Казанда җитди аудитория җыелган. Һәм аның белән элемтә урнаштыру бик җиңел. Казан да кунакларга бик ошады.
Александр Коновалов сүзләренә караганда, Татарстанда медицина хезмәтен күрсәтү дәрәҗәсе югары. “Татарстан - нейрохирургия өлкәсен үстерүдә алга киткән төбәк. Шуңа күрә бу курсларны нәкъ Казанда уздыруның үз мәгънәсе бар. Без бүген табибларны укытуга зур игътибарны бирәбез”, - диде ул. Әлбәттә, бер курслар белән генә белем бирү чикләнми. Яхшы нейрохирургларны әзерләү өчен 5-8 ел вакыт кирәк. Җирле җитәкчелекнең дә бу эштә ярдәм күрсәтүе зур әһәмияткә ия”, - диде Александр Коновалов.
Чыннна да, Казанда бүген нейрохирургия хезмәтен биш клиника күрсәтә. Нейрохирургия өлкәсендә барлык медицина хезмәтләре дә үсеш ала. Ел саен республикада 2 меңнән артык операция ясала. Шуларның 50 проценты – югары технологик операцияләр. Татарстан нейрохирурглары Ассоциациясенә 60 хирург керә. Валерий Данилов ассызыклап үткәнчә, республикада нейрохиругия хезмәтен күрсәтүнең тулы бер системасы камилләшә. Елдан-ел яңа операция төрләре үзләштерелә. Алга таба республика нейрохирурглары эпилепсияне хирургия ярдәмендә дәвалауны үзләштерергә планлаштыра. Якын арада Яр Чаллыда нейрохирургия үзәге ачылачак. Хәзерге көндә анда төзекләндерү эшләре тәмамлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100