news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якын көннәрдә Татарстанда төп кыр эшләре төгәлләнәчәк – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры

Бу хакта бүген илкүләм видеоконференциядә Марат Әхмәтов белдерде

 (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Татарстанда төп кыр эшләре төгәлләнәчәк.

Бу хакта бүген РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров үткәргән видеоконференциядә ТР Премьер-министры урынбасары –авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Аның сүзләренә караганда, республикада якын арада урып-җыю эшләре төгәлләнәчәк. Яңгыр яву сәбәпле, берникадәр тоткарлык булды, әмма хәзер матур көннәрдә барлык көч урып-җыю кампаниясенә юнәлтелде. 10 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 136 мең гектардан бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп аласы калган.

Быел шикәр чөгендере биләгән 48 мең гектардан 13 процент уңыш алынган. Бу авыл хуҗалыгы культурасының уртача уңышы гектарыннан 315 центнер тәшкил итә. Зәй шикәр заводы 7 мең тонна чимал эшкәрткән һәм яңа татлы тамыразыктан 2 мең тонна шикәр комы җитештергән. Буа һәм Нурлат заводлары сентябрьнең икенче яртысында тамыразыкны эшкәртергә керешергә планлаштыра, дип белдерде М.Әхмәтов.

Татарстан аграр ведомствосы җитәкчесе билгеләп узганча, һава торышы яхшы торуын исәпкә алып, көзге культуралар чәчү планлаштырылган 590 мең гектар урынына 650 мең гектарга чәчү күздә тотыла. 10 сентябрьдә 484 мең гектарга көзге культуралар чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 81 процентын тәшкил итә.
Киңәшмә тәмамланганда, Россия авыл хуҗалыгы министры, төбәкләр агросәнәгать комплексы идарәләренә федераль бюджеттан чәчүлекләрне иминиятләштерүгә бүлеп бирелә торган субсидияләрне нәтиҗәле файдалану, булачак уңышны саклау мөмкинлекләрен киң куллану зарурлыгын билгеләп үтте. “Алайса, без акчаларны кем актив һәм нәтиҗәле эшли, - шуларга бүлеп бирәчәкбез”, - дип мәсьәләнең мөһимлегенә игътибарны юнәлтте Николай Федоров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100