news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якын көннәрдә Татарстанда салкын һәм аяз һава торышы саклана

Республика юлларында салкыннар аркасында бозлавык көтелә.

Якын көннәрдә Татарстанда салкын һәм аяз һава торышы саклана
архив/Владимир Васильев

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Якындагы өч көндә Татарстан территориясендә явым-төшемсез салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

26 ноябрьдә төнлә һәм иртән республика буенча уртача һава температурасы 8дән 13 градуска кадәр салкын булачак. Көндез термометр баганалары нульдән 3-8 градуска кадәр күтәреләчәк. Көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана.

Шундый ук һава торышы чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, 27 һәм 28 ноябрьдә сакланачак. Шулай итеп, атна уртасында төнге температура в -17 градуска җитәргә мөмкин, көндез -3тән -8 градуска кадәр булуы көтелә.

Пәнҗешәмбе көнне көндез урыны белән бераз кар явуы ихтимал, җил үз юнәлешен көньякка алыштырачак. Төнге температура 5-10, ә аязган вакытта 14 градуска кадәр салкын булачак.

«28 ноябрьдә көндез максималь һава температурасы -1, -6 градус булачак. Юлларда урыны белән бозлавык саклана», – дип хәбәр итә Татарстан синоптиклары.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100