Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Якын айларда Татарстанда торак өлкәсендә үз-үзен көйләүче оешма теркәләчәк
Ә коммуналь хуҗалык өлкәсендә СРО төзелеше хакында әлегә сөйләшүләр дәвам итә
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Якын айларда Татарстанда торак өлкәсендә үз-үзен көйләүче оешма теркәләчәк. Бу хакта бүген журналистларга ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Марат Хөснуллин белдергәнчә, торак оешмаларын СРО га берләштерү турында карар инде кабул ителгән. Татарстанда бу өлкәдә үз-үзен җайга салучы оешма якын айларда теркәләчәк.
Марат Хөснуллин торак оешмалары өлкәсендәге СРО ны торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә министрлык өчен төп терәк булыр дигән өмет белдерде. “Үз вакытында торак тармагын ирекле базарга чыгардык, тарифларны җайга салу тукталды. Хәзер дәүләт үз вәкаләтендә муниципалитетлар тарафыннан тарифларның максималь мөмкин булган чик күләмнәрен көйләүне генә калдырды. Шул ук вакытта халык тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы күп кенә дәгъвалар алына. Сыйфат чыннан да югары түгел. Бу өлкәдә бүген 200 дән артык оешма эшли. Анализлый башлагач, алар арасында әзерлеге, белеме, ресурслары җитмәүчеләр булуы ачыкланды. СРО торак оешмалары белән ачык уен кагыйдәләрен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, дәүләт, хезмәтләр күрсәтүче оешмалар һәм хезмәтләрне кулланучылар арасында ачык мөнәсәбәтләр формалаштырачак. Республикада төзелеш өлкәсендә СРО эшчәнлегенең яхшы тәҗрибәсе бар”, ди Марат Хөснуллин.
Ә менә коммуналь предприятиеләрне СРО га берләштерү хакында фикер алышулар әлегә дәвам итә. Марат Хөснуллин аның кайбер механизмнары эшләнмәгән булуына игътибарны юнәлтте. Моннан тыш, кайбер муниципаль районнардагы коммуналь предприятиеләр альтернативасы булмаган монополистлар санала. “Бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә җентекләп каралып хәл ителгәч, моңа кире әйләнеп кайтачакбыз”, -ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз