news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Якын арада ТФБ һәм Интехбанк клиентларына ярдәм фондының сайты эшли башлаячак

Татарстандагы банк кризисы корбаннары өчен Интернет-порталны булдыру эше тәмамланып килә.

Якын арада ТФБ һәм Интехбанк клиентларына ярдәм фондының сайты эшли башлаячак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). Татфондбанк һәм Интехбанк клиентларына ярдәм фонды сайты киләсе атна башында эшли башлаячак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә фондка нигез салучыларның берсе булган Булат Бакеев сөйләде.

"Аны (сайтны – Т.и.) ясау тәмамланып килә, дүшәмбе-сишәмбе ул эшли башлар дип өметләнәм,– диде Бакеев.

Исегезгә төшерәбез, ТФБ һәм Интехбанк кертемчеләренә ярдәм фондының март азагында сайт ачарга ниятләве билгеле булды. Интернет-портал әлеге банкларның элеккеге клиентлары өчен төп аралашу мәйданчыгы булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot