news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якын арада “Татары” оешкан җинаятьчелек төркеменең 29 әгъзасы эшләре каралачак

Якын арада “Татары” оешкан җинаятьчелек төркеменең 29 әгъзасы эшләре каралачак

(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Шушы көннәрдә “Татары” җинаятьчелек төркеме әгъзаларына карата җинаять эше ТР Югары судына тапшырылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына республика Прокуратурасыннан хәбәр иттеләр.

Түбән Кама тарихында иң эре җинаятьчелек берлеге 1998-2003 елларда эш иткән. “Татары” ОҖТ әгъзалары 13 кешегә карата 11 үтереш эпизоды кылу, 4 кешене 6 тапкыр үтерүгә омтылу, 6 кешене урлау, шулай ук талаулар, сәламәтлеккә авыр зыян салу, бандитлык, җинаятьчелек берлеге оештыру, милек урлауда гаепләнә. Тикшерү вакытында 31 пистолет, 9 тавышйоткыч, 9 обрез, 7 автомат, 1 пулемет, 1 граната аткыч, 4 граната, 1 шартлаткыч җайланма, 768 төрле модификациядәге патрон алынган.

29 гаепләнүченең эше каралачак, аларның 22се хәзерге вакытта сак астында, 4есе – шәһәрдән китмәү турында куйган һәм 3есе залогка җибәрелгән. Моннан тыш, җинаятьчелек берлегенең 11 әгъзасы - федераль эзләүдә, 3есе – халыкара эзләүдә. “Татары”га карата җинаять эше материаллары 105 томнан тора, йомгаклау хөкеме – 11 том. Эш буенча тыңлаулар көне әле билгеләнмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100