news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якын арада “Сәләт” мобиль кушымтасы эшли башлаячак

Татар телен IT технологияләр белән үстерергә кирәк, дип саный Тимур Сөләйманов

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”, Илгиз Шәкүров). Бүген Казанда “Сәләт” фондының йортында оешманың җәйге кампаниясенә нәтиҗәләр ясау һәм яңа уку елындагы планнар белән таныштыру максатыннан медиа-иртәнге аш үтте.

Анда “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, “Сәләт” клубы президенты Айгөл Габдрахманова, “Сәләт” инициативалар үзәге җитәкчесе Гүзәл Усманова һәм журналистлар катнашты.



“Сәләт” клубы президенты Айгөл Габдрахманова сүзләренә караганда, җәйге кампания кысаларында Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстанның 12 районында, шулай ук күрше Чувашия һәм Башкортостан Республикаларында Сәләт хәрәкәте тарафыннан 20 профильле сәламәтләндерү лагере үткәрелгән. Аларның 4-се беренче тапкыр уздырылган: «Сәләт-Яр Чаллы», Лаеш районында «Сәләт-Эшмәкәр», Алексеевскта «Сәләт-Осталар бистәсе»һәм«Сәләт-Имәнкәй» аланнары. Мәктәп укучылары өчен истәлекле даталар буларак традицион форум һәм фестивальләр дә оештырылган: «Сәләт» V Халыкара яшьләр уку-укыту форумы, III Төбәкара палаткалы «Болгар-Туган тел» форумы, VIII Республикакүләм «Иске Казан җыены» фестивале. Җәйге профильле сменаларга һәм форумнарга Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән (Казахстан, Әзербәйҗан, ОАЭ, Чехия, Австралия, АКШ, Германия, Испания, Канада) килгән катнашучыларның саны 9789 җитә.

Сәләтнең популярлыгы сәбәбе - әйдаманнарда



“Сәләт” уздырган чараларның популяр булуын һәм яшьләр арасында зур кызыксыну уятуын Тимур Сөләйманов үзләренең эшләү методикасына бәйләп аңлатты. “Беренче чиратта, без әйдаманнар белән эшләүгә зур игътибар бирәбез. Аланнарга таралганчы әйдаманнар бик зур сайлап алу конкурсы үтә һәм берничә ай дәвамында махсус дәресләргә йөри. Әйдаманлыкка ел саен 300дән артык гариза кабул ителә, әмма шуларның 200е генә бу бәхеткә ирешә. Бөтен әйдаманнар да – яшьләр. Алар балаларга яшьтәш дигән сүз. Димәк, балалар һәм әйдаманнарга бер-берсен аңлау да җиңелрәк бирелә. Икенчедән, “Сәләт” замана белән бер адымда атлый. Дөньядагы бөтен яңалык, бөтен технологияләр бездә чагылыш таба. Һәм инде өченчедән, “Сәләт”тә һәркем үзенә ни кирәген яхшы белә һәм башкаларга хөрмәт белән карый. Уңыш сере менә шундый гади генә”, - ди башкарма директор.

Татар телен үстерү м?аксатларында IT технологияләр

“Сәләт” проектларның программасы балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль потенциалын арттыруга, актив тормыш позициясе булдыруга, уңышка ирешү серләрен ачуга гына түгел, ә татар телен, мәдәниятен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. Иртәнге аш вакытында бу хакта да сөйләшү булды. Тимур Сөләйманов белдергәнчә, “Сәләт”тә татар телен IT технологияләр ярдәмендә дә үстерәләр. Мәсәлән, фондның “Фәнсар” фән һәм мәгариф үзәгендә IT лабораторияләр эшли. Биредә балалар программалаштыру серләренә төшенәләр, төрле интернет кушымталар эшлиләр. Шулай ук “Сәләт”тә татар телен IT технологияләр ярдәмендә үстерүнең бер күренеше булып, медиаүзәк эшчәнлеген атарга була. Фондның барлык яңалыклары белән көн дәвамында социаль челтәрләрдә, “Сәләт” сайтында татар телендә танышып була. Бу юнәлештә киләчәктә дә эш дәвам итәчәк. Якын арада “Сәләт” мобиль кушымтасы үз эшен башлаячак. Аның ярдәмендә проектлар турында мәгълүмат табарга, чаралар календаре белән танышырга, аралашырга һәм белем тупларга мөмкин булачак. Кушымтаны теләгән һәр кеше үз телефонына интернеттан йөкләтеп ала алачак.



“Сәләт” инициативалар үзәге җитәкчесе Гүзәл Усманова якын киләчәктә үтәчәк чаралар белән таныштырды. Алар арасында «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә үтәчәк Сәләт клубларының гамәли семинары, Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм яшьләр музыкаль-шигъри «БикаФест» фестивале, Сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү өчен уздырылучы «Сәмрух» ел премиясе бар. Шулай ук фонд каршында Сәләт медиа-мәктәбе, «Бәләкәч» балалар мәйданчыгы үзэшләрен башлаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100