news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Якын арада Россиядә ун меңлек купюра барлыкка килергә мөмкин

Россиядә ун меңлек купюра булдыру югары инфляция фонында акланган чара булырга мөмкин. Бу фикерне Социаль икътисад тикшеренүләре үзәге директоры, икътисад фәннәре докторы Алексей Зубец әйтте, дип яза «Абзац» басмасы.

Икътисадчы сүзләренчә, соңгы елларда товарларга һәм хезмәтләргә бәя ике тапкыр кыйммәтләнде һәм яңа купюра барлыкка килү инде хәзер үк мантыйклы адым булып күренә.

Салым йөкләнеше, коммуналь түләүләр арту һәм финанс операцияләрен контрольдә тоту халыкта һәм бизнеста кәгазь акчага, шул исәптән зур номиналга ихтыяҗ арттыра, диде ул.

Кәгазь акчага кызыксыну көчәйгән очракта Үзәк банк акча әйләнеше процессын оптимальләштерү өчен ун меңлек купюра чыгару турында карар кабул итәргә мөмкин, дип саный Алексей Зубец. Эксперт фикеренчә, җәмгыять мондый адымны уңай кабул итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot