news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якын арада мәктәп программасына яңа предметлар кертелмәячәк

Аерым алганда, бу мәсьәлә гаилә кыйммәтләре дәресен кертү турындагы тема белән бәйле иде.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). РФ Мәгариф министрлыгы якын арада мәктәп программасына яңа предметлар кертүне планлаштырмый. Бу хакта ТАСС агентлыгы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Министрлык Россия мәгарифе өчен актуаль инициативаларны билгеләнгән тәртиптә карый. Хәзерге вакытта яңа предметлар кертү күздә тотылмый», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Аерым алганда, бу мәсьәлә гаилә кыйммәтләре дәресен кертү турындагы тема белән бәйле иде. Моңа кадәр бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова Петербург халыкара икътисади форумында белдергәнчә, гаилә кыйммәтләре дәресләрен кертү механизмы турындагы карар федераль ведомство тарафыннан быелның икенче кварталы ахырына кадәр кабул ителергә тиеш.

Россия Президенты тарафыннан 2017 елның 29 маенда кабул ителгән указ нигезендә, илдә Балачак унъеллыгы (2018-2027 еллар) игълан ителде. Аның максаты – балаларны саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100