Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Якын арада Кытайда безнең генераль консуллык ачылыр дип өметләнәбез - Мөхәммәтшин
Дәүләт Советы рәисе сүзләренә караганда, Татарстан Кытай белән төрле өлкәләрдә нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.
(Казан, 23 март, "Татар-информ", Надежда Гордеева). "Бердәм Россия" һәм Кытай Коммунистлар партиясенең нәтиҗәле эше әлеге партияләрнең социаль-икътисади өлкәдәге элемтәләренә яңа этәреш бирәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясе – Кытайның Коммунистлар партиясе " диалогының VI утырышыннан соң белдерде.
"Республикада алтынчы форум уза. Безнең өчен бу - зур ышаныч һәм дәрәҗә", – диде Татарстан парламенты башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, “Бердәм Россия" берләшмәсенең Татарстандагы бүлекчәсе иң көчлеләрдән санала. "Партиянең Татарстан бүлекчәсе республика тормышында актив катнаша, җитәкчелек белән килешеп, аның ярдәменә таянып эшли. Кытайдан килгән хезмәттәшләребезгә - коммунистлар партиясе вәкилләренә - эшнең ничек оешканын күрсәтергә зур теләк бар", – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул искәртеп узганча, Татарстан күп кенә Кытай бизнес-структуралары һәм компанияләре белән тыгыз икътисади элемтәдә.
" Кытай Халык Республикасы белән төрле өлкәләрдәге күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлегебезне исәпкә алып, Кытай Тышкы эшләр министрлыгының Казанда үз генераль консуллыгын ачуы өчен рәхмәтлемен. Якын арада Кытайда безнең Генераль консуллык та ачылыр дип өметләнәбез ", – диде ТР парламенты башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз