news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якын арада Казанга «Спутник Лайт» вакцинасы кайтарылмый

Татарстанда коронавируска каршы «ЭпиВакКорона», «КовиВак» һәм «Спутник V» вакциналарын ясатырга була.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Массаккүләм мәгълүмат чараларында 15-20нче июльдә Казанга Россиядә теркәлгән коронавируска каршы дүртенче «Спутник Лайт» вакцинасы кайтачагы турында хәбәрләр пәйда булды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бу мәгълүматларны расламады.

«Без вакцинаны кайтыр дип көтәбез, әмма әлегә төгәл даталары билгеле түгел», — диделәр министрлыкта. 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгече, республикада вакцинация өчен җавап бирүче Дмитрий Лопушовта да Казанга якын арада әлеге препаратның кайтарылачагы турында мәгълүмат юк.

Искәртеп үтик, Татарстанда коронавируска каршы «ЭпиВакКорона», «КовиВак» һәм «Спутник V» вакциналарын ясатырга була. «Спутник V» вакцинасын Россия Президенты Владимир Путин да ясатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100