Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Якын арада кабат автомобильләр кыйбатланачагын фаразлыйлар
Яңа автомобильләргә бәя, утилизация җыемының яңа ставкалары кергәнче, августта ук артачак. Бу хакта «Авилон» компаниясенең азлап сату директоры Илья Петров сөйләде, дип яза «Известия» сайты.
Аның сүзләренчә, июльдә һәм август башында Үзәк Банкның төп ставканы арттыруы һәм утилизация җыемы арту көтелү аркасында, клиентлардан югары кызыксыну күзәтелә. Сату динамикасы тотрыклы, сатып алучылар якын арада килешү төзеп калырга ашыга, дигән ул.
«Әмма якын арада, август-сентябрьдә базарда сатулар тулаем төшәргә мөмкин (төп ставка, утилизация җыемы арту һәм заемщикларга таләпләр катгыйлану аркасында). Шулай ук без яңа автомобильләргә бәя артуны августта, утилизация җыемы буенча яңа ставкалар кергәнче үк көтәбез», – дигән Илья Петров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз