Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Якын арада икмәккә бәя артуга нигез юк
^Якын арада икмәккә бәя артуга нигез юк
(Казан, 29 март, “Татар-информ”). ТР Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов якын араларда икмәккә бәя арттыруга нигез күрми. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” агентлыгында үткән интернет-конференциядә белдерде.
Үз фикерен нигезләп, министр бүген базарда ашлыкка бәяләрнең нык төшүен билгеләп үтте, бу безнең ипи пешерү предприятиеләренә икътисадларын ныгытып, запас тупларга мөмкинлек бирә. Көз белән чагыштырганда ашлыкка бәя тоннасы өчен мең ярым сумга төшкән – бу икмәк пешерү предприятиеләренә арзан онны кулланып, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, узган көз икмәк пешерүдә рентабельлек 8 процент дәрәҗәсендә булса, бүген ул 15-18 процент тәшкил итә. Киләсе көздә азык бодаеның тоннасы өчен 4500 сум булса, энергия ресурсларына бәяләр бүгенгечә калачак, ипигә бәя арттыруга нигез юк, диде министр. Бәяләр төшәргә мөмкин, чөнки икмәк пешерүне чыгымлы эшли торган итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз