Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Якутскида Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр
Кичә Якутскида язгы бәйрәм – Нәүрүзне билгеләп үттеләр. А.Е.Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йортында узган чарада теләгән һәркем Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтүче Якутия милли-мәдәни берләшмәләренең мәдәнияте, аш-суы, уникаль фольклоры белән таныша алды.
Искәртеп узабыз, бәйрәмдә җирле казах иҗтимагый оешмасы, «Кыргыз конгрессы» оешмасы, шулай ук «Туган як» татар мәдәнияте үзәге вәкилләре катнашты.
«Без Халыклар дуслыгы йортында уза торган әлеге күркәм вакыйганың бер өлеше булуыбызга шатбыз. Тулаем алганда, без һәрвакытта да үзебез яши торган республиканың мәдәни һәм социаль тормышында актив катнашырга тырышабыз. Бүгенге көндә Якутиядә дүрт меңгә якын татар исәпләнә. Үзем биредә 1988 елдан бирле яшим», - дип искәртте «Туган як» үзәге рәисе Игорь Хәлилов.
Якутия халыклары Ассамблеясы рәисе Александр Подголов билгеләп үткәнчә, республикада Нәүрүзне әле бишенче ел гына шулай киң колач белән билгеләп үтәләр. Бу Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йортының уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә мөмкин булган. Алар Нәүрүзне бәйрәм итүче халыкларга берләшергә һәм аны бергәләп билгеләп үтәргә тәкъдим иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз