news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Якутскида Муса Җәлил исемендәге Казан скверында солдат-шагыйрьләрне искә алдылар

Якутскида Муса Җәлил исемендәге Казан скверында солдат-шагыйрьләрне искә алдылар
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Саха (Якутия) Республикасы башкаласы – Якутскида «Кулиководан Гамзатовка кадәр» дип аталган мәдәни-патриотик проект кысаларында тантаналы-сагышлы чара узды. Митинг һәм чәчәкләр салу йоласы Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге Казан скверында үтте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Чара Саха (Якутия) Республикасы Мәдәният һәм рухи үсеш министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Ватанны саклау һәм иҗат белән аерылгысыз бәйләнгән әдәбият классикларының истәлеген хөрмәт итәргә милли-мәдәни берләшмә вәкилләре, республика сәнгать эшлеклеләре һәм яшьләр җыелды.

Акциядә Саха (Якутия) Республикасының «Туган як» иҗтимагый оешмасы әгъзалары, әйдәп баручы сәнгать эшлеклеләре, М.Н.Жирков исемендәге Музыка көллияте укучылары катнашты.

Чарада катнашучылар герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды, шигырьләр укыды. Проектның максаты – илнең рухи бердәмлеген һәм Ватанны яклаучыларны рухландырган сүз көчен искә төшерү.

news_right_1
news_right_2
news_bot