news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якутскида Казан скверына Муса Җәлил бюсты куйганнар

Якутскида Казан скверына Муса Җәлил бюсты куйганнар
Фото: https://tatar-congress.org

Якутск шәһәрендә Саха (Якутия) Республикасында Татарстан көннәре кысаларында нигез салынган «Казан» скверын төзекләндереп бетергәннәр. Яңа скверда Советлар Союзы Герое, шагыйрь, татар халкының бөек улы Муса Җәлилнең бюсты урнаштырылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәйкәл һәм скверны тантаналы ачу октябрь ахырында планлаштырыла. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашачак.

Искәртик, «Казан» скверын булдыру һәм һәйкәл кую идеясен «Туган як» татар мәдәни үзәге вәкилләре тәкъдим итте. Шәһәр җитәкчелеге аларның тәкъдимен хуплады һәм җир бүлеп бирде.

Узган елның июнендә Якутиядә Татарстан көннәре узды. Шул ук вакытта «Казан» скверына нигез салу тантанасы да оештырылды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Саха Республикасы (Якутия) җитәкчелеге катнашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100