news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якутиянең Язучылар берлеге татар поэзиясен якут теленә тәрҗемә итәргә ниятли

Татарстан һәм Якутия язучылары арасында элемтәләр ныгый.

(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Якутиянең Язучылар берлегендә киләсе елда заманча татар поэзиясен якут теленә тәрҗемә итеп, антология чыгарырга ниятлиләр. Бу хакта Якутия язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан һәм Якутия язучылары арасындагы иҗади элемтәләрне Якутиядә ике елга бер тапкыр оештырылучы “Благодать большого снега” Халыкара поэзия фестивале ныгыткан. Нәтиҗәдә, күптән түгел Татарстан китап нәшриятында “Төрки әдәбият” сериясе кысаларында, Якутиянең халык шагыйре Наталья Харлампьеваның татар телендә җыентыгы дөнья күрде. Аның төрле елларда иҗат иткән шигырьләрен татар теленә нәшриятның баш мөхәррире Ленар Шәехов тәрҗемә иткән.

Киләчәктә Татарстанда Якутиянең халык язучысы Василий Яковлев-Даланның да “Северные легенды” китабын татарчага тәрҗемә итү планнары бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100