«Мин әниемә бик рәхмәтлемен. Ул өйдә гел татарча сөйләшә иде, минем телне онытуымны теләмәде. Бу – аның иң зур хезмәте, ул мине Якутиядә берүзе үстерде.
Өйләнгәч, татар теле белән кызыксынуым тагын да артты. Хатыным татарча белә иде, мин анардан да кайбер сүзләрне өйрәнә башладым. Ничектер, үзем дә татар телен өйрәнергә кирәклеген сизә идем. Гел русларча гына яшәп булмый бит инде.
Депутатский бистәсендә яшәгәндә, анда Советлар Союзының төрле почмакларыннан кешеләр килә башлады. Без дә үзебезнең татарларны таптык. Берничә татар гаиләсе идек. Гел очрашып, татар җырларын җырлый идек. Менә шундый гадәт бар иде бездә – үз якташларың белән очрашып, аралашып тору.
Гармун – милли киемемне тулыландырып торучы бер атрибут кебек. Россиядә яшәгәч, рус һәм якут җырларын да уйныйм. Төрле төбәкләргә чыгыш ясарга барганда, иң элек татарларның кем булуы, кайдан килеп чыгулары, ничек киенүләре, нинди ризыклар ашарга яратулары турында сөйлим. Аннары гармунымны алып уйныйм. Шулай итеп, гармунның татар халкының милли уен коралы булуын да күрсәтәм. Аннан соң шигырьләр укыйм.
Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең туган көннәренә багышлап та, башка вакытта да видеороликлар төшерәм әле. Һәр иртә татарларыма нәрсә дә булса әзерләп чыгарам. Кайчакта хәтта: «Видеоролик төшергәнче, шахтада бер смена эшләү җиңелрәк бит», – дип уйлап куям. Чөнки кайбер роликларны әзерләүгә сигезәр сәгать вакытым китә.
Кайвакыт үз-үземә: «Инде сиңа туктарга вакыттыр, тиздән 75 яшь тула бит», – дип тә әйтәм. Яшьләр дә минем кебек чапмый бит. Әмма кемгәдер үрнәк күрсәтергә кирәк бит.
Милли йолаларны, җырларны, биюләрне өйрәнүгә килгәндә, һәркем үзе тырышырга тиеш. Күпләр барысы да әзер килеш китереп бирелгәнне көтәргә күнеккән. Аларны бераз чеметеп алу өчен, хәтта: «Синең татарлыгыңнан татар фамилиясе генә калган. Бүтән бер «нәмә» дә юк», – дип тә әйтәм», – ди ул.
Таһир Хөснетдинов белән «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова сөйләште.