news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Якутиядә XXV Федераль Сабантуйга нәтиҗә ясадылар

Якутиядә XXV Федераль Сабантуйга нәтиҗә ясадылар
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Кичә Якутск шәһәрендә 2025 елда Саха (Якутия) Республикасында узган XXV федераль Сабантуйга йомгак ясау тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якутск ике тугандаш республика – Татарстан һәм Якутия мәдәниятләренең очрашу үзәгенә әверелде. Сабантуй Россиянең 50 төбәгеннән килгән кунакларны берләштерде, дуслык һәм милли бердәмлек атмосферасында узды.

Программа кысаларында татар киносы көннәре, милли массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү темасына түгәрәк өстәл, Буа театры спектаклен карау, концерт, күргәзмәләр, шулай ук Алексей Кулаковский һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салу тантанасы уздырылды. Татарстанның Түбән Кама районы әзерләгән «Татар ишегалды» – иң истә калган вакыйгаларның берсе булды. Кунакларга һөнәрләр, милли ризыклар әзерләү һәм кул эшләре буенча мастер-класслар тәкъдим ителде.

«Туймаада» стадионында көрәш һәм мас-рестлинг буенча ярышлар узды. Татарстаннан Радик Сәлахов Сабантуйның төп батыры булды, ә мас-рестлингта абсолют җиңүче — Якутиядән Таас Боотур (Дьулустаан Ноговицын).

Мәдәни программаны 500дән артык артист тәкъдим итте. Театральләштерелгән тамаша Сабантуй һәм Асыах бәйрәмнәренең уртак тамырларын һәм рухи туганлыгын ассызыклады.

Данис Шакиров бәйрәмнең югары оештыру дәрәҗәсендә узуын билгеләп үтте, Якутия халкына җылы кабул итүләре һәм милләтара татулыкны саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Тантана азагында ул юбилей Сабан туен оештыруда, уздыруда аеруча зур уңышларга ирешкән Саха (Якутия) Республикасы вәкилләренә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot