news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якутиядә узган милли костюм буенча югары мода бәйгесендә Татарстан бренды җиңде

Элара Шәйхи Якутиягә 2022 елгы «Татар дөньясы» коллекциясен алып барган.

Якутиядә узган милли костюм буенча югары мода бәйгесендә Татарстан бренды җиңде
Элара Шәйхи архивыннан

Якутиядә узган «Этно-Эрато-2022» ХХI Евразия милли костюм югары мода конкурсында Казанның fashion-шоу бренды җиңде.

«Безнең дизайнерларыбыз «Этно-Эрато» конкурсында җиңде һәм бу бик гадел җиңү иде», диде мәдәният министры Ирада Əюпова Якутиядә узган Татарстан көннәрендә «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

Фото: © Элара Шәйхи архивыннан

Танылган милли дизайнер Элара Шәйхи коллекциясе дәрәҗәле конкурста «Иң яхшы шәрыкъ костюмы» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Элара Шәйхи Якутиягә 2022 елгы «Татар дөньясы» коллекциясен алып барган. «Безгә әлеге конкурста катнашырга ТР Мәдәният министрлыгы тәкъдим итте. Без үз брендыбыз гына түгел, Татарстан исеменнән чыгыш ясадык һәм республиканы лаеклы күрсәтә алдык, дип уйлыйм», – ди Элара Шәйхи.

 

Фото: © Элара Шәйхи архивыннан

Дизайнер Якутиядә әлеге конкурсны оештыручыларга бик рәхмәтле. Алар безгә костюмнарыбызны лаеклы күрсәтергә мөмкинлек биргән иң зифа буйлы, иң чибәр модельләрен бирделәр», – ди ул.

BURO BANU бренды үз алдына татарның аутентик бизәкләрен, традицион детальләрен һәм аксессуарларын торгызу максатларын куеп эшли. Бренд елга ике коллекция тәкъдим итә.

«Этно-Эрато-2022» ХХI Евразия милли костюм югары мода конкурсында Грузия, Монголия, Төрекмәнстан, Казахстан, Башкортстан, Бурятия, Калмыкия, Якутия, Тыва, Краснодар, Ставрополь, Мәскәүдән 300ләп дизайнер, рәссам-модельер һәм халык һөнәрчесе катнашкан.

 

Фото: © Элара Шәйхи архивыннан

Конкурста катнашучылар «Иң яхшы славян костюмы», «Иң яхшы Кавказ халыклары костюмы», «Иң яхшы шәрыкъ костюмы», «Иң яхшы Төньяк, Себер, Ерак Көнчыгыш халыклары костюмы, «Заманча костюмда этник мотивлар», «Ретро этник костюм», «Иң яхшы этник сәхнә костюмы» номинацияләрендә көч сынашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100