Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Якутиядә узачак Федераль Сабантуйда тауга менү уенында рекорд куелачак

Быел Федераль Сабантуй 13-14 июньдә Якутия республикасы Хангаласс районы Орто-Дойду мәйданчыгында узачак. Сабантуй программасы үзенчәлекләре турында бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе милли бәйрәм узачак мәйданда эшлекле очрашуда сөйләштеләр.
Сабантуйда 11 төрле милли уен оештыру каралган. Алар арасында тауга менү бәйгесе дә бар. Бу төр ярышта быел Сабантуйда рекорд куярга телиләр.
«Сабантуйда тауга менү, уктан ату һәм таяк тарту кебек борынгы милли уеннарыбыз торгызылачак. Тауга менү буенча рекорд куярга телибез. Россиянең төрле төбәкләреннән 500 вәкил бер вакытта тауга менәчәк. Монда җирлек таулы, әлеге табигый үзенчәлекне дөрес кулланырга кирәк», – дип аңлатты Данис Шакиров.
Аның сүзләренчә, тауга менү уены безнең илнең кайбер республикаларында бүгенге көндә дә сакланган.
«Әлеге мәсьәләгә – милли уеннар, бәйгеләргә аерым игътибар итәчәкбез. Һәрбер уенның үзенең тарихы, кагыйдәләре бар, без аларны яңадан кубарып, Сабантуенда кулланачакбыз», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз